yandex

Веб-сайтлар төзү

Веб-сайтны төзү процессы веб-битләрнең матур тышкы бизәлеше һәм аны мәгълүмати эчтәлек белән тулыландыру гына түгел. Монда ресурсның техник компоненты да мөһим роль уйный. Битләрнең мәгълүматлы, файдалы, уңайлы һәм җиңел кулланышына игътибар иткән кебек, аларның функциональлегенә, адаптив булуына һәм башка программ-техник якларына да игътибар итәргә кирәк. Веб-сайтны төзегәндә:

1. Интернет-проектның нинди бурычларны үтәргә тиеш булуын билгелибез. Казан һәм Россия буенча конкурентларны өйрәнәбез, әлеге сайт өчен уникаль сәүдә тәкъдимен булдырабыз. Сайлап алынган бурычлардан һәм уникаль сәүдә тәкъдименнән чыгып сайтның архитектурасын һәм төзелешен билгеләргә мөмкин.

2. Эшләү срокларын һәм бюджетны билгелибез. Монда иң мөһиме – акылга сыешлы вакыт һәм бюджет.

фото
фото

3. Техник бирем төзибез һәм төп төшенчәләрне билгелибез. Бу төшенчәләр ярдәмендә төзелә торган сайт 10 иң яхшы веб-сайт исемлегенә керергә тиеш. «Белем.ру» ҖЧҖ белгечләре веб-сайтларны төзеп кенә калмый, командабыз ясаган интернет-проектлар популярлашсын һәм интернет кулланучылар арасында ихтыяҗ тудырсын өчен эзләү системалары өчен оптимальләштереләләр. Килешү төзелә һәм эшләнәчәк хезмәт өчен аванс алабыз.

4. Булачак сайтның прототибын төзибез һәм заказ бирүче белән раслыйбыз. Сайтны берничә тапкыр үзгәртеп эшләүгә караганда, беренче тапкырдан ук дөрес юнәлеш сайлау хәерле. Безгә клиентларның һәм белгечләребезнең вакытлары кадерле.

5. Киләсе адым булып веб-дизайнерларның техник бирем таләпләренә туры килә торган сайтның тышкы дизайнын эшләү тора. Бу очракта алар компаниянең фирма стиленә, үзенчәлегенә, эшчәнлек өлкәсенә, темасына һәм шулай ук веб-сайтның төренә игътибар итәләр. Шулай ук, ресурс башка браузер төрләренә һәм мобиль җайланмада куллану өчен җайлаштырыла. Бу битләрне йөкләү тизлеген арттырырга һәм уку уңайлылыгын яхшыртырга ярдәм итә.

6. Алга таба программа кодын төзү һәм көйләү эшләре башкарыла – программалыйбыз һәм вертска ясыйбыз, верстка ясыйбыз һәм программалыйбыз. Бу эшне без яратабыз. Әмма иң мөһиме сайтка мәхәббәт заказ бирүченеке түгел, ә кулланучыларныкы булырга тиеш! Чөнки без беренче чиратта сайтны кулланучылар өчен төзибез! Алар күп булсын һәм бу сайтта үзләренә файдалы мәгълүматны/ хезмәтләрне табып сөенсеннәр. Бу исә үз чиратында заказ бирүчене дә шатландырачак.

фото
фото

7. Интернет-проектны башлангыч мәгълүмат белән тулыландырабыз һәм эзләү системалары өчен оптимальләштерү (SEO) үткәрәбез. Эчке һәм тышкы оптимальләштерүне башкарганда кулланучыларга интернет-ресурсны эзләп табарга ярдәм итә торган аерым бер максатка юнәлтелгән ихтыяҗлар исәпкә алына. Нәкъ шуңа бәйле рәвештә башка эзләү системаларыннан клиентларны җәлеп итәргә мөмкинчелек туа. Һәр лендинг битендә белгечләр урнаштырылачак мәгълүматны һәм текстны эшкәртәләр.

8. Сайтны тест үткәреп тикшергәч, проект белән идарә итү Заказ бирүчегә тапшырыла. Канәгать заказ бирүчегә хезмәтебез өчен счет тапшырабыз. Киләчәктә дә хезмәттәшлек итәргә тәкъдим ясыйбыз, чөнки безнең компания сайтлар төзегәндә генә түгел, ә IT-сфераның башка күп кенә өлкәләрендә дә файдалы була ала. Дуслыкны дәвам итеп еш кына үзебез дә Казандагы һәм Россиянең.

Нәтиҗә ясап әйтәсебез килә, безнең компаниядә («Белем.ру» ҖЧҖ, Казан шәһ.) сайтларны төзү (англ. website development) – ул Казанда IT-профессионаллар төркеме башкара торган сыйфатлы эш. Процесс үз эченә дизайн ясауны, интернет-ресурсның техник һәм функциональ өлешләре белән эшне, кулланучылар өчен уңайлы навигация булдыруны, эзләү системалары һәм кулланучылар өчен югары сыйфатлы оптимальләштерелгән текст язуны, веб-битләрне башлангыч мәгълүмат белән тутыруны ала. Моннан тыш, интернет-проектны төзегәннән соң, аны әле эзләү ситсемаларында таныту эшләрен дә алып барырга кирәк.

фото

Хезмәтнең бәясе нәрсәдән бәйле?

фото

Интернет-проектның күләменнән

Сайтның бүлекләре һәм битләре күбрәк булган саен, дизайн ясау, функциональ программ модуле, мәгълүмати база, югары сыйфатлы SEO-оптимальләштерелгән мәгълүмат әзерләү эшләре һәм башка процесслар күп вакыт таләп итәчәк

фото

Дизайнга карата таләпләрдән

Төзелә торган сайтның стиленә һәм бизәлешенә карата күп таләпләр куелса, интернет-проектның барлык интерфейсларын (блоклар, формалар, төймәләр, меню өлешләре һ.б.) ясаучы дизайнер һәм вертска ясаучы өчен күп эш башкарырга туры килә

фото

Сайт хуҗасының күзаллавыннан

Сайт хуҗасы нәтиҗәдә нинди сайт кирәклеген белмәгән очракта, җиңел түгел. Бу очракта без сайтны ясый башлау алдыннан заказ бирүчегә веб-дизайн һәм верстка мөмкинлекләре турында аңлатабыз, аларны мисаллар ярдәмендә күрсәтәбез, бергә көндәшләрне өйрәнәбез

фото

Башкару вакытыннан

Дизайнерларның һәм программистларның хезмәт чыгымнарын һәрвакыт эш сәгатьләре белән генә билгеләп булмый. Сайтның дизайнын һәм функциональлеген тизрәк төзергә кирәк булган саен, шул дәрәҗәдә белгечләрнең куелган бурычларга карата максимум якын килү һәм грамоталылык таләп ителә

Төзү этаплары

Без Сез тутырган бриф (анкетаны) кабул итәбез. Юнәлешен һәм булачак эшнең якынча күләмен билгелибез

Бергә интернет-проектны ясау/төзү өчен техник бирем һәм килешү төзибез

Төзи торган интернет-проектның дизайн-макетын һәм башлангыч үрнәген ясыйбыз һәм ул Заказ бирүче тарафыннан раслана

Интернет-проектның веб-версткасын ясыйбыз һәм функциональ өлешен төзибез

Сайтны сыйфатлы башлангыч мәгълүмат белән тутырабыз, мобиль җайланмалар өчен адаптация ясыйбыз һәм функциональлеген тикшерәбез

Заказ бирүчегә сайтны һәм аның белән идарә итүне тапшырабыз, аның бу өлкәдә җаваплы белгечен өйрәтәбез, популярлаштырырга ярдәм итәбез

Элемтә

Хатта проблеманы яхшырак сурәтләсәгез, без аны тизрәк һәм яхшырак чишәрбез

Адрес

420021 ТР, Казан, Каюм Насыйри 25, офис 312

Эш вакыты

Дш-Җм: 09:00 - 17:00