yandex

Казанда тәрҗемә итү хезмәтләре, локальләштерү

Тәрҗемә – ул үзенчәлекле телдән яки язма эшчәнлек, эчтәлеге һәм оригиналның сыйфаты инвариантлылыгын, шулай ук авторлык аутентикасын саклап калган очракта, телдән яки язма текстны бер телдән икенче телгә күчереп язуга юнәлтелгән. Локальләштерү – тәрҗемә эшчәнлеге өлкәсе. IT өлкәсендә локальләштерү – телне яхшы белү күнекмәләрен генә түгел, шулай ук барлык программ һәм интерфейсны кулланучылар терминнарын аңлауны да таләп итә торган өлкә.

фото
фото

Программаларны локальләштергәндә күп кенә төп сүзләр өчен берничә мәгънә булырга мөмкин, һәм конкрет очракта конкурентларның шундый ук продуктлары өчен аларның кайсын кулланылуын белү кирәк. Шулай ук кулланучының программа, интерфейс белән ничек эшләвен аңларга кирәк. Локальләштерүнең максаты – сайлап алынган аудитория тел йөртүче тарафыннан яки тел йөртүчеләр өчен язылган текст буларак кабул итәрлек дәрәҗәдә сайтны яки программа тәэминатын тәрҗемә итү. Локальләштерү интерфейсны башка телгә тәрҗемә итү белән генә чикләнми. Бу берничә дәрәҗәле гамәл, аның беренче адымнарын хәтта интерфейска кагылмыйча да башкарырга мөмкин, ә соңгылары – программистлар, дизайнерлар һәм тәрҗемәчеләрнең үзара хезмәттәшлеген таләп итә.

Барлык процессларны җентекләп анализлау һәм тирән аңламый торып программаларны грамоталы локальләштерү мөмкин түгел. «Белем.ру» ҖЧҖ 2007 елдан бирле IT өлкәсендә локальләштерүдә зур тәҗрибгә ия – CMS Drupal платформасын (инглизчәдән - татарчага) һәм IPB форумын (русчадан - татарчага) тәрҗемә итүдән алып, ТР Хөкүмәте порталы, 16 министрлык һәм 40 ка якын ведомство сайтын рус теленнән татар теленә тәрҗемә итүгә кадәр. ВКонтакте челтәренең татарча версиясе, татар телендәге физика һәм математика дәреслекләре – шулай ук билгеле бер дәрәҗәдә «Белем.ру» ҖЧҖ хезмәткәрләре хезмәте. Тәрҗемәне профессиональ тәрҗемәчеләр, тел йөртүчеләр башкара.

фото

Хезмәтнең бәясе нәрсәдән бәйле?

фото

Тематикадан

Мәгълүмати терминология күбрәк махсус һәм техник тематикада булган саен, тәрҗемә бәясе югарырак була. Мәсәлән, атом-төш реакторларын эксплуатацияләү турында гади бер мәкаләне тәрҗемә итү Казандагы иң яхшы ресторан сайтын тәрҗемә итүгә караганда кыйбаткарак чыгачак

фото

Эшне башкару срокларыннан

Безгә еш кына махсус текстларны (IT, медицина, агрономия, хокук һ.б.) кыска вакыт эчендә тәрҗемә итәргә кирәк булганда (башкалар эшкә алынырга курыкканда яисә түбән сыйфатлы итеп башкарганда) мөрәҗәгать итәләр. Кыска вакыт эчендә тәрҗемә итү аеруча сыйфатлы якын килүне таләп итә һәм кыйбатрак бәяләнә

фото

Тәрҗемә юнәлешләреннән

Инглизчәдән рус теленә стандарт язма тәрҗемә иткәндә аның бәясе минималь булачак. Бу ENG - RUS тел парында тәрҗемәләрнең популярлыгы зур булу белән аңлатыла. Сирәгрәк телләргә (мәсәлән, татар теленә) тәрҗемә иткәндә бәя артачак

фото

Эш күләменнән

«Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә бер басма бит (1800 тамга) бәясе 450 сумнан алып 750 сумга кадәр җитә. Арифметик прогрессия буенча, басма битләр күбрәк булган саен, белгечләр хезмәтен шулкадәр күбрәк түләргә кирәк булачак, әмма зур заказлар башкарганда ташламалар ясыйбыз!

Эш этаплары

Сез тутырган бриф (анкетаны) кабул итәбез. Эшләрнең күләмен һәм сайтны локальләштерүнең, программ тәэминат яисә текст тәрҗемәсенең бәясен билгелибез

Тәрҗемә бәясен әйтәбез, килешү төзибез (без Казанда урнашкан). Тәрҗемә буенча эш башкарачак белгечне (белгечләрне), тәрҗемәчене (тәрҗемәчеләрне) билгелибез

Тәрҗемә/локальләштерүдән соң икенче тәрҗемәче тарафыннан текстны кабат уку/тәрҗемә итү башкарыла. Коррекция кертелә һәм тәрҗемә сыйфаты яхшыртыла

Тәрҗемәне заказ бирүчегә тапшырабыз, хезмәт күрсәтү турында актка кул куябыз, түләүгә счет тапшырабыз, кирәк булганда локальләштерүне клиентның системасына (CRM, CMS, сайтка) гамәлгә кертергә ярдәм итәбез

Элемтә

Хатта проблеманы яхшырак сурәтләсәгез, без аны тизрәк һәм яхшырак чишәрбез

Адрес

420021 ТР, Казан, Каюм Насыйри 25, офис 312

Эш вакыты

Дш-Җм: 09:00 - 17:00