yandex

Программ тәэминат төзү

Программ тәэминат төзү – бу программ тәэминатны булдыру, аның сыйфатлы һәм ышанычлы эшчәнлеген тәэмин итеп тору.

Эффектив программ тәэминатны булдыру юлында беренче адым булып киләчәктә проект документациясенең нигезен тәшкил итә торган төгәл техник биремне язу/төзү тора. Тулы һәм төгәл техник бирем – куллану барышында ясап бетерүне таләп итмәгән «эшкә сәләтле» продуктка гарантия. Кагыйдә буларак, модульләр күбрәк булган саен проектның үсеше, алдагы эшчәнлеге һәм уңышлы эшләве өчен җентекле проектлау таләп ителә.

Төзелгән программ тәэминатның башлангыч версияләре системаның стабильлеген булдыру һәм хаталарны табу өчен «Белем. Ру» ҖЧҖ хезмәткәрләре тарафыннан җентекләп тикшерелә. Аннан соң гына программ продуктның беренче версиясе кулланылышка әзер була.

фото
фото

«Белем.ру» (Казан шәһ.) IT-компаниясе тулы бер цикл программ тәэминат төзү эшләрен башкара – проектлый, төзү эшләрен алып бара һәм аның эшчәнлеген тәэмин итә:

1. Кушымтаның спецификациясен әзерли. Бу этапта Заказ бирүче белән программ тәэминатка карата таләпләр килештерелә, алар булачак кулланучыларның ихтыяҗларын һәм җиһаз мөмкинлекләрен берләштерә.

2. Булачак кушымтаны проектлау. Әлеге процесс техник бирем текстын язу һәм программалау арасында арадашчы этап. Кагыйдә буларак, бу этапта булачак программаның аеруча мөһим функцияләренең прототиплары эшләнә.

3. Программалау һәм тикшереп карау. Билгеле бер телдә кодның текстын язу һәм шулай ук эшләү дәрәҗәсен тикшерү процессы.

4. Программ продуктны интеграцияләү һәм гамәлгә кертү. Тикшерелгән кушымта компания таләпләренә туры китереп урнаштырыла, калган кушымталар белән интеграцияләнә һәм кулланучылар аны көндәлек тормышта куллана башлыйлар.

5. Эшчәнлекне тәэмин итеп тору. Киләчәктә программаның уңышлы эшләве һәрдаим хезмәт күрсәтүне, яңартулар урнаштыруны һәм шулай ук барлыкка килгән хаталарны төзәтүне үз эченә ала.

«Белем. ру» ҖЧҖ тарафыннан «Аттестатлар тапшыру» программ эшләнмәләре, белем бирү программ тәэминаты белән мультимедияле дисклар, электрон энциклопедияләр гамәлгә ашырылды.

фото

Хезмәтебезнең бәясе нәрсәдән бәйле?

фото

Эшнең катлаулылыгы һәм күләменнән

Казанда программ тәэминат төзү бәясе куелган бурычларның катлаулыгыннан бәйле. Проект катлаулырак һәм күләмлерәк булган саен, аны җентекләп проектларга, архитектурасын төзергә, программ проектның өлешләре һәм модульләре арасында элемтәне дөрес урнаштырырга һәм эшләү барышын тикшерергә кирәк

фото

Дизайнга карата таләпләр

Программ тәэминатның стиленә һәм бизәлешенә күбрәк таләпләр куелган саен, дизайнер өчен эш күләме арта. Дизайнер программ тәэминатның һәр өлешен ясый: аерым төймәдән яисә меню өлешеннән башлап, кушымтаның кулланучы күрә ала торган һәр өлешенә кадәр

фото

Программалау теленнән

Кызык, әмма программалау теле һәм төзү платформасы нинди булу программ тәэминатны ясау бәясенә йогынты ясарга мөмкин. Куелган бурычларга бәйле рәвештә кыйммәтле чишелешләр таләп ителергә, стандарт чишелешләр теләгән нәтиҗә бирмәскә мөмкин

фото

Эш срокларыннан

Программ тәэминатны төзү вакыты да бәягә йогынты ясый. Проектны никадәр тиз арада башкарып чыгарга кирәк булса, шулкадәр бу эшләнмәгә тәҗрибәлерәк белгечләр җәлеп итәргә һәм бу бурычка күбрәк вакыт сарыф итәргә кирәк була. Программа кодын язуның тизлеге программистның эш тәҗрибәсенә һәм белем дәрәҗәсенә бәйле рәвештә аерыла

Эш этаплары

Без Сез тутырган бриф (анкетаны) кабул итәбез. Юнәлешен һәм булачак эшнең якынча күләмен билгелибез

Программ тәэминатны (кушымтаны) төзү өчен техник бирем һәм килешү төзибез

Киләчәк программа/кушымтаның иң мөһим функцияләре булган эшләргә сәләтле башлангыч прототип төзибез

Төп интерфейста программа кодын язабыз (альфа-версия), аның эшли алу дәрәҗәсен тикшерәбез (тест үткәрәбез)

Программның бета-версиясен әзерлибез (көйлибез), программ продуктны урнаштыру һәм сату өчен рәсмиләштерәбез

Заказ бирүчегә программ тәэминатны урнаштырып көйләп бирәбез, заказ бирүченең бу өлкәдә җаваплы хезмәткәрен өйрәтәбез һәм эшендә ярдәм итеп торабыз (ярдәм итеп тору аерым килешү ниегезендә башкарыла)

Элемтә

Хатта проблеманы яхшырак сурәтләсәгез, без аны тизрәк һәм яхшырак чишәрбез

Адрес

420021 ТР, Казан, Каюм Насыйри 25, офис 312

Эш вакыты

Дш-Җм: 09:00 - 17:00