yandex

SEO. Эзләүне оптимальләштерү

Интернет челтәрендә интернет-проектны (сайт, портал, интернет-кибет яисә аккаунтны) SEO-таныту эзләү өчен оптимальләштерүне (SEO), эзләү роботлары өчен html-кодны һәм битләрнең мәгълүмати эчтәлеген төзүдә комплекслы эшләр башкаруны күз уңында тота. SEO-таныту Сезнең сайтны алдынгылар рәтенә чыгарырга ярдәм итәчәк. Фәнни термин белән әйткәндә, сайтның эзләү системасын оптимальләштерү (сайтны эзләү өчен таныту, күтәрү, SEO – SearchEngineOptimization) – алдан сайланган сораулар буенча эзләү системаларының сорату нәтиҗәләрендә аның позициясен яхшырту өчен чаралар комплексы.

фото
фото

Эзләү өчен оптимальләштерү (SEO таныту) бизнесны үстерүгә, сатуны арттыруга һәм Интернет челтәрендә үз хезмәтеңне рекламалауга акча кертүдән гыйбарәт. Тикшерү мәгълүматлары буенча сайтларга күчүнең 80 %-ы эзләү нәтиҗәсендә барлыкка килә. Күпчелек кешеләр рекламага караганда эзләп табылуның органик нәтиҗәләренә зур ышаныч белән карыйлар. Эзләүдә югары баскычларны яулап, сайт «Яндекс» һәм «Google»га өстәмә түләүләрсез озак вакыт аралыгында клиентларны тотрыклы җәлеп итәчәк.

Интернет-таныту потенциаль аудиторияләре товарларны яки хезмәтләрне интернетта эзли торган БАРЛЫК компанияләр өчен нәтиҗәле булырга мөмкин. Ни өчен интернет-проектка нәкъ менә эзләү системаларында беренче урыннарда булырга кирәк? Беренче ун урында (10 иң яхшы, ягъни эзләү системасында беренче биттә) урнашкан сайтларга 95 процент кулланучы игътибар итәчәк. Сайт 10 иң яхшы интернет-проектлар рәтендә никадәр югарырак урнашкан булса, шул кадәр аның трафигы да күбрәк була.

«Белем.ру» компаниясе Сезгә интернет-проектыгызга эзләү өчен оптимальләштерү хезмәтләрен тәкъдим итә һәм үзара килешенгән төп сораулар буенча 10 иң яхшы сайтлар исемлегенә керүне гарантияли. SEO-танытуның дәвамлылыгы (5 иң яхшы сайт исемлегенә кертү) 4 айны тәшкил итә.

фото

Хезмәтнең бәясе нәрсәдән бәйле?

фото

Сайт тематикасыннан

Эзләү өчен танытуның бәясе (Татарстан Республикасы, Казан) сайтның тематикасыннан һәм әлеге юнәлештәге көндәшлеккә бәйле. Көндәшлек зуррак булган саен, клиентларны җәлеп итүнең бәясе дә арта. Мисал өчен, эзләү өчен оптимальләштерүдә сорату ешлыгы зур роль уйный. Югары ешлыктагы соратуларның бәясе урта һәм түбән ешлыктагы соратуларга караганда югарырак була

фото

Таныту масштабыннан

SEO-танытуның бәясе шулай ук танытуның масштабыннан (географиясеннән) бәйле. Клиентларны җәлеп итүнең бәясе Казан шәһәре буенча, яисә Татарстанның билгеле бер районында күп милләтле Россия Федерациясе буенча клиентларны җәлеп итүдән күпкә арзанрак. Әмма дөрес таныту алып барганда Сезнең товар, яисә хезмәтегезгә ихтыяҗны бөтен дөнья буенча оештырырга мөмкин

фото

Көндәшлек дәрәҗәсеннән

Танытуның бәясенә көндәшлек (конкуренция) булуы тәэсир итә. Бер үк ачкыч сүз буенча йөзләгән ширкәт танытылу эшен алып барырга мөмкин. Икенче яктан, әгәр танытыла торган товар яки хезмәт әле билгеле булмаса, кешеләр бирелгән ачкыч сүзләрне эзләп, сезнең сайтка керсен өчен, сезгә өстәмә көч куярга кирәк

фото

Яшь һәм контенттан

Эзләү системалары начар кабул итә торган яшь сайтларны танытуы авыррак. Эзләү системаларының ышанычын яулау өчен аларга күп вакыт кирәк. Сайтның төзелеше һәм аңа нинди мәгълүмат урнаштырылуы да бик мөһим Әгәр сайт логик яктан оешкан, аның контенты тулы һәм уңайлы итеп бирелгән булса, оптимальләштерү процессы җиңел бара

Таныту этаплары

Без Сез тутырган бриф (анкетаны) кабул итәбез. Сайтка анализ ясыйбыз, хаталарны табабыз һәм сайтны оптимальләштерү буенча эшнең төгәл күләмен билгелибез

Бергәләп техник биремне төзибез, анда семантик үзәкне билгелибез һәм язабыз, шуның нәтиҗәсендә сайтка потенциаль клиентлар җәлеп ителәчәк

Килешү төзибез (Казан шәһ.), сайт белән идарә итү, үзгәрешләр кертү һәм эзләү системасын оптимимальләштерү өчен челтәр аша файлларны тапшыру протоколына рөхсәт алабыз

Битләрнең төзелешенә төзәтүләр һәм көйләү, техник оптимальләштерү ясыйбыз, эчке һәм тышкы сылтамаларны көйлибез, сайт картасын булдырабыз һ.б.

Без кирәкле эчтәлекне оптимальләштерәбез, өстибез, билгеләнгән битләрен эшләп бетерәбез һәм үзгәртәбез, максатчан югары сыйфатлы коммерция трафигының күләмен арттырабыз

Метриканы көйлибез һәм анализлыйбыз, яңа үзгәрешләр кертәбез. PS. Landing Page һәм конструкторларда (Wix, uCoz һ.б.) төзелгән сайтларны ТОП-исемлеккә чыгаруны гарантияләмибез

Элемтә

Хатта проблеманы яхшырак сурәтләсәгез, без аны тизрәк һәм яхшырак чишәрбез.

Адрес

420021 ТР, Казан, Каюм Насыйри 25, офис 312

Эш вакыты

Дш-Җм: 09:00 - 17:00