yandex

Тәкъдим итү маркетингы

Яңа клиентларны җәлеп итүгә караганда булган лояль клиентларны саклап калу һәрвакыт арзанрак. Сезнең сатып алучы сез һәм сезнең товарыгыз, шулай ук хезмәтегез белән яхшы таныш. Аларның сыйфатын белә. Һәм әгәр сез сыйфатлы хезмәт күрсәтәсез, яхшы товар сатасыз икән – ул вакытта сезнең лояль клиентларыгыз сезне үзләренең дусларына һәм якыннарына тәкъдим итә башлаячак. Әмма бу очракта күп сорау туа. - Сезнең клиентыгыз кем? Лояль клиентның портреты? Аның зәвыгы нинди? Клиентыгыз сезгә тагын да лояльрәк карасын өчен нәрсәгә игътибар итәргә кирәк? - Клиенттан ничек итеп җавап алырга, зәвыгын һәм тәкъдимнәрен белергә? Чынбарлыкта сезнең товарыгызны һәм хезмәтегезне ничек бәяли (шәхсән сезгә ул бар дөресен сөйләмәс)?

фото
фото

Даими клиентыгызны ничек итеп бүләкләргә? Сезнең хезмәтләрегез белән куллансын, товарыгызны сатып алсын һәм үзе белән дусларын һәм туганнарын алып килсен өчен ничек итеп кызыксыну уятырга? Клиентка ничек якынрак булырга (мәсәлән, сезнең номер аның телефонында сакланган булу)? Мисал өчен: соңыннан аңа яңалыклар һәм анонслар белән push-искәртүләр җибәрергә мөмкин булачак. Сезне дусларына һәм якыннарына тәкъдим итә торган лояль клиентларны ачыклау өчен мәгълүматларны ничек анализларга һәм статистика алып барырга? Трафик чыганакларын ничек ачыкларга? Сезнең клиент тагын кайда ешрак була? ВКонтакте, Одноклассники сайтларындамы? Сезнең турыда алар нинди фикерләр калдыра?

Клиентыгыз өйдән чыкмыйча яисә эштә булган очракта сезнең хезмәтегезгә һәм товарларыгызга заказ бирә алсын өчен нәрсә эшләргә? (мисал өчен: суши, ролллар, пицца китерү). Бу очракта UDS (CRM/лояль система) кебек популяр маркетинг технологияләре бар, алар Сезгә бу сорауларны һәм бурычларны чишәргә ярдәм итәчәк. «Белем.ру» ҖЧҖ ширкәте сезгә UDS CRM маркетинг программасын көйләргә, Казаннан тыш Татарстан Республикасы һәм бөтен ил буенча «сарафан радио»ны эшләтеп җибәрергә ярдәм итәчәк. Үзегезнең һәм компаниягезнең уңай брендын формалаштыру, лояльлеген арттыру, тәкъдимнәрне җибәрүдә ярдәм алу өчен түбәндәге форманы тутырыгыз.

фото

Хезмәтнең бәясе нәрсәдән бәйле?

фото

Лицензиянең төреннән

UDS бәясе бар илдә дә бер үк ‒ 900 $ (тариф ‒ Smart). Бер тапкыр түләнелә, бер ай өчен абонент түләү бәясе 30 $. Start тарифының абонент түләү бәясе бер айга 100 $ тәшкил итә. Сезонлы ширкәтләр һәм беренче айда функциональлек белән танышу өчен отышлы. Lite тарифы (аена $30) да бар

фото

Клиентлар базасының күләменнән

UDS CRMны бер сәгать эчендә көйләргә һәм урнашытырырга мөмкин. Алга таба лояль клиентларыгыз сезне башкаларга тәкъдим итәргә өйрәнсен һәм шулар өчен баллар рәвешендә бонуслар җыйсын өчен клиентлар базасы белән эшләргә кирәк. Бу берникадәр вакыт, көч һәм финанслар таләп итә

фото

Компаниянең халәтеннән

UDS CRM – тылсымлы дару түгел. Бу тулысынча куллану өчен яхшы маркетинг коралы. UDS гамәлгә кертү компания проблемаларын, җитәкченең һәм хезмәткәрләрнең хаталарын бик тиз арада ачыкларга мөмкинлек бирә. Компаниядә бизнес-процессларны төзәтергә өстәмә финанслар кирәк булачак

фото

Коллективның бердәмлегеннән

UDS лояльлек системасы KPIны һәм хезмәткәрләрнең эш сыйфатын билгели ала. Кайбер очракта хезмәткәрләр яңартуларга, яңа коралларга, бизнес-процесслрны яхшыртуга комачаулыйлар. Өстәмә мәшәкатьләр аларны укыту, аяк чалучыларны эштән куу һәм үсәргә омтылучыларны эшкә алудан гыйбарәт

Гамәлгә кертү этаплары

Без Сез тутырган бриф (анкетаны) кабул итәбез. Аның буенча киләчәк эшнең бурычларын һәм уртача күләмен билгелибез

Заманча маркетинг технологияләрен кертеп җибәрү өчен техник бирем һәм килешү төзибез

Trial яисә CRMның тулы версиясен урнаштырабыз, көйлибез, мобиль технологияне һәм web-сайтны (интернет кибет) активлаштырабыз

Компания җитәкчелеген һәм хезмәткәрләрне өйрәтәбез. Кирәк булган очракта компаниянең сату бүлеге өчен тренинглар үткәрәбез

Техник мәсьәләләрне (кирәк булганда ‒ касса, 1 С, һ.б. белән интеграция) чишәбез, «сарафан радиосы»н эшләтеп җибәрергә ярдәм итәбез

Клиентка консультация үткәрәбез, башлангыч этапта эшендә ярдәм итәбез, киңәшләр бирәбез һәм баллар җыябыз, үзебез дә аның клиентына әйләнәбез

Элемтә

Хатта проблеманы яхшырак сурәтләсәгез, без аны тизрәк һәм яхшырак чишәрбез.

Адрес

420021 ТР, Казан, Каюм Насыйри 25, офис 312

Эш вакыты

Дш-Җм: 09:00 - 17:00