yandex

Казанда IT белем бирү, бизнес-тренинглар

Хәзерге дөньяны мәгълүмати технологияләрдән башка күз алдына да китереп булмый. Мәгълүматлары булганнар – дөнья белән идарә итә, ә хәзер мәгълүмат – цифрлы! «Белем.ру» ҖЧҖ (Казан шәһәре) IT-компаниясе программ тәэминат, сайтларны, порталларны, чат-ботларны эшләп кенә калмый, ә кешеләрне аларны эшкәртергә һәм IT-мөмкинлекләрдән файдаланырга да өйрәтә. Сезнең игътибарга IT-өлкәдә (дәүләт үрнәгендә һәм ансыз сертификатлар биреп) укыту юнәлешләрен тәкъдим итәбез, анда сез: төрле катлаулылыктагы IT-мөмкинлекләрдән файдаланырга; компаниянең IT-маркетинг стратегиясен булдырырга; заманча IT-мөмкинлекләрдән файдаланып, мәсьәләләрне алга дөрес куярга һәм команда белән идарә итәргә;

фото
фото

товарларны һәм брендларны сайтлар, социаль челтәрләр, мессенджерлар һәм электрон почта аша танытырга; контентны эзләү системалары өчен оптимальләштерергә; реклама кампанияләрен көйләргә һәм сайт, социаль челтәрләр аша клиентлар җыярга; аудитория белән аралашырга, лояльлекне күтәрергә, брендны үстерергә өйрәнерсез. «Белем.ру» ҖЧҖ көндезге (индивидуаль), шулай ук дистанцион курсларда, тренингларда белем алу мөмкинлеген бирә. Мондый курсларның максаты – Казанда һөнәри өлкәдә белем алу (программалау, система белән идарә итү, тест үткәрү, сыйфат белән идарә итү, финанс менеджменты, IT-маркетинг һ.б.). Курска язылу өчен түбәндәге брифны тутырыгыз яисә шалтыратыгыз.

Хезмәтнең бәясе нәрсәдән бәйле?

фото

Укыту юнәлешләреннән (тематикаларыннан)

Барлык курслар һәм предметлар да бертөрле катлаулылыкта түгел. Хәтта программалауның телләре дә төрле катлаулылыкта булырга мөмкин. Казанда компьютер грамоталылыгына укыту бәясе программалау телен укыту бәясеннән күпкә арзан

фото

Курсның дәвамлылыгыннан (укыту күләменнән)

Бер белгечлекне үзләштерү икенчесенә караганда күпкә арзан булырга мөмкин – курсның катлаулылыгына яисә аның составына бәйле рәвештә курслар төрле дәвамлылыкта булырга мөмкин. Әмма шул ук вакытта курслар комплекты аерым-аерым курслардан арзангарак төшәчәк (мәсәлән: HTML, CSS PHP)

фото

Диплом/сертификат бирелү/бирелмәүдән

Без диплом өчен белем алмыйбыз. Әмма кайбер компанияләр эшкә урнашканда Сездән диплом яки дәүләт үрнәгендәге теге яки бу курсны узу турында сертификат таләп итәргә мөмкин. «Белем Академиясе» (Лицензия №10760 - 01.11.2021) кысаларында без Сезне дипломлы белгеч итеп әзерли алабыз

фото

Укучылар/тыңлаучылар саныннан

Без – шәхси якын килү яклы. Онлайн һәм офлайн (3-10 кешедән торган төркемнәрдә) укытабыз. Укучылар саны күп булса, тиешле игътибар бирелмәскә дә мөмкин. Шуңа күрә, 5 кешедән артыграк булган төркемнәрдә ташламалар ясыйбыз. Шуның өчен курсларга дусларыгыз белән килегез!

Эш этаплары

Без Сез тутырган бриф (анкетаны) кабул итәбез. Сезнең сорауларны, тәҗрибәгезне һәм бриф буенча белем бирү дәрәҗәсен төгәл белешәбез һәм туры килердәй дәрәҗәдәге курс сайлап алабыз

Укыту/тренингка гаризалар җыябыз һәм курслар башлану датасын билгелибез. Сезгә, укулар арзанрак чыксын өчен, курсның башлануы турында хәбәрне иртәрәк урнаштырабыз

Укыту/тренингларны компания офисында (Казан шәһәре, Каюм Насыри ур., 25 йорт, 312 нче офис адресы буенча) уздырабыз. Белемнәрдә көчле һәм йомшак урыннарны билгелибез. Көчле якларыгызны тагын да ныгытабыз, йомшак якларны алып ташлыйбыз

Алган белемнәрегезне тикшерәбез, аларны ныгыту өчен практик биремнәр бирәбез. Уку тәмамлангач белем алу турында документ тапшырабыз (планлаштырылган булса)

Элемтә

Хатта проблеманы яхшырак сурәтләсәгез, без аны тизрәк һәм яхшырак чишәрбез.

Адрес

420021 ТР, Казан, Каюм Насыйри 25, офис 312

Эш вакыты

Дш-Җм: 09:00 - 17:00