yandex

Сайтка адаптив редизайн, ребрендинг

Редизайн үз эченә сайтны тулы яисә өлешчә камилләштерүне ала. «Белем.ру» ҖЧҖ дизайнны компаниянең фирма стиленә туры китерә, зәвыклы итә, җайлаштыра, сату өчен камилләштерә, табыш китерә торган һәм нәтиҗәле технологияләр куллана.

Сайтка редизайн ясау – комплекслы эш, ул сайтның дизайнын үзгәртүгә генә юнәлтелмәгән. Әлеге эш ресурс белән уңайлы, куллану дәрәҗәсенең сыйфатын арттыру максатыннан структураны, функциональ һәм мәгълүмати эчтәлекне яхшыртуга мөмкинлек бирә.

Сайтка редизайн ясау – комплекслы эш, ул сайтның дизайнын үзгәртүгә генә юнәлтелмәгән. Әлеге эш ресурс белән уңайлы, куллану дәрәҗәсенең сыйфатын арттыру максатыннан структураны, функциональ һәм мәгълүмати эчтәлекне яхшыртуга мөмкинлек бирә. Һәр сайт җитәкчесенең сайтны камилләштерү өчен үз сәбәпләре бар. Редизайнны гадәттә сайтның заман таләпләренә туры килмәгәне ачык күренгәч, яңартырга кирәк булган очракларда ясыйлар. Вакыт үтү белән сез нәрсәнеңдер дөрес булмавына игътибар итә башлыйсыз: рәсемнәр формалардан чыга, төймәләр сикерәләр, текст начар укыла һәм «ах» дип ис китәрлек нәрсә булмый. Әмма дизайнның тулы, төзелеше кулланырга уңайлы булуы, ресурcның компаниянең яхшы якларын күрсәтүе, фирма стилен чагылдыруы мөһим.

фото
фото

Кабул итәргә авыр һәм аңлаешсыз ясалган сайт ышаныч тудыра алачакмы? Сез көндәшләрнең сайтына карагач, аларның яхшырак сайт ясаганнарын күрәсез һәм, мөгаен, кулланучылар да сезне түгел, ә аларны сайлый башлаячак. Борчылмагыз, без Сезгә әлеге ситуацияне үзгәртергә ярдәм итәчәкбез. «Белем.ру» белгечләре сезнең сайтны үзгәртеп төзиячәк, кирәк булса ребрендинг ясаячак, сайтка кергән һәр кунак Сезнең клиентыгыз булсын өчен сайтны матур һәм заманча итеп төзиячәк

Сайтка редизайн ясау түбәндәге чараларны үз эченә ала:

- сайтка аудит

- юзабилити анализ;

- яңартылган дизайн, функциональ программ модульләрен төзү һәм гамәлгә кертү

- яңа битләргә мәгълүмат өстәү

Хезмәт күрсәтү бәясе нәрсәдән бәйле?

фото

Интернет-проектның күләменнән

Сайтның битләре һәм бүлекләре никадәр күбрәк булса, программ модульләрнең функциональлеген һәм дизайнны яңарту эшенә дә шулкадәр күбрәк вакыт сарыф ителәчәк. Кайвакыт интернет-проектка редизайнга караганда сайтны яңадан төзү арзангарак чыга. Бу очракта без файллардагы барлык мәгълүматларны саклыйбыз һәм аны адаптив дизайнлы яңа заманча сайтка күчерәбез

фото

Дизайнга карата таләпләрдән

Яңартыла торган сайтның бизәлеше һәм стиленә карата таләпләр күбрәк булган саен, дизайнер һәм верстка ясаучылар өчен эшнең күләме арта. Алар интернет-проектның һәр өлешен аерым төймә белән меню бүлегеннән алып, сайтны кулланучылар күрә ала торган һәр элементына кадәр (мобиль җайланманың һәр тибы өчен элементларны да кертеп) эшлиләр

фото

Сайт җитәкчесенең күзаллавыннан

Сайт җитәкчесе ахыр чиктә үзенә нинди сайт кирәклеген белмәсә, җиңел түгел. Бу очракта без заказ бирүчегә веб-дизайн һәм верстка мөмкинлекләре турында аңлатабыз, мөмкинлекләрне күрсәтәбез, бергәләп көндәшләрнең проектларын өйрәнәбез. Редизайн ясаганчы сайтның иске версиясенең кимчелекле якларын һәм башка бик күп хаталарны билгелибез

фото

Башкару срокларыннан

Сайтка адаптив редизайн ясау сроклары эшнең бәясенә йогынты ясый, чөнки дизайнерларның һәм программистларның хезмәт чыгымнарын һәрвакыт эш сәгатьләре күләме белән билгеләп булмый. Интернет-проектка редизайн ясау тизрәк кирәк булган саен, белгечләрнең игътибарлылыгы һәм алга куелган бурычларга карата грамоталы якын килүләре таләп ителә

Эшләү этаплары

Без Сез тутырган бриф (анкетаны) кабул итәбез. Юнәлешен һәм булачак эшнең якынча күләмен билгелибез

Интернет-проектның адаптив редизайны өчен техник бирем һәм килешү төзибез

Булачак яңартылган интернет-проектның дизайн-макетын ясыйбыз һәм заказ бирүче белән раслыйбыз

Кирәк булган очракта интернет-проектның төп битендә адаптив дизайн-верстка ясыйбыз һәм төзәтмәләр кертәбез

Интернет-проектның эчке битләрендә адаптив дизайн-верстка ясыйбыз һәм сайтны төрле мобиль җайланмаларда тикшерәбез

Мәгълүмат базасын яңартабыз, башка техник характеристикаларны көйлибез, яңартылган сайтның мәгълүмати эчтәлеген камилләштерәбез

Элемтә

Хатта проблеманы яхшырак сурәтләсәгез, без аны тизрәк һәм яхшырак чишәрбез

Адрес

420021 ТР, Казан, Каюм Насыйри 25, офис 312

Эш вакыты

Дш-Җм: 09:00 - 17:00